Понедельник, 29.04.2024, 08:50
Приветствую Вас Гость | RSS

Персональный сайт учителя географии и ОБЖ Бадрутдинова Р

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Укытучы ветераннар

                                                             

                                                               Хәйруллин

Зиннәт

Кәлимулла улы

1923

     Татарстанның атказанган укытучысы. Халык мәгарифе отличнигы. Методист. Профессиясе буенча география укытучысы. Озак еллар буе мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде.

      1941 елның августыннан аның гомере Совет Армиясе белән бәйләнгән. Армиядә ул гади сугышчы да, сержант- элемтәче дә була. Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларына каршы көрәштә - Мәскәү астындагы, Смоленщина, Белоруссия сугышларында, Польшаны һәм Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша.

       Сугышчан батырлыклары өчен  Кызыл Йолдыз, Ватан сугышының I һәм II дәрәҗә орденнары һәм күп медальләр белән бүләкләнгән.  

 

 

 

 

 

Галимҗанов

Әсгать

 Галимҗан улы

1923 -2004

     Татарстанның атказанган укытучысы. Укытучы булып 1940 нчы елда эшли башлаган. 1941 елның 28 июленнән үз теләге белән Совет Армиясе сафларына китә.

     Старшина Галиҗанов Мәскәү, Смоленск, Брянск өлкәләрендә, Украинада, Молдавиядә булган сугышларда катнаша. Румыния, Болгария, Югаславия, Венгрияне  дә азат итүдә катнаша.

     Сугышчан батырлыклары өчен “За отвагу”, “За боевые заслуги”, “За освобождение Белграда”, “За победу над Германей” һәм башка  бик күп медальләр белән бүләкләнгән.

       

 

 

 

 

 

 

Гарипов

Таһир

Вахит улы

 

1924- 2010

                                                        Татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

                           Совет Армиясе сафларына 1942 нче елның 25 августында китә. 1942 елның декабрь   башында Ладога күле “Тормыш юлы” аша уза.

                          Красный  Бор (Ленинград 30 км) оборонасында тора. 1944 елның 27 гыйнваренда һөҗүмгә күчәләр һәм пулеметчы Гарипов Псковка кадәр барып җитә . Ике тапкыр җиңел, ә соңгы тапкыр авыр яралана.

                           Сугышчан батырлыклары өчен “За боевые заслуги”, ”За победу над Германией” кебек  медальләр белән бүләкләнгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гарифуллин

Кәрим

Гариф улы

1914 -2000

    1914 елда Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында туа. Казанда Укытучылар Институтының физика-математика факультетын тәмамлый.

    1934-38 елларда Кайбыч районы Олы Урсак мәктәбендә директор булып эшли һәм математика укыта. 1938-39 елларда Чирмешән,        1939 - 40 елларда Мәлки мәктәбләрендә укучыларга белем бирә.

    1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышында катнаша.

    1946 елда демобилизацияләнеп Урта Биябашы мәктәбендә, 1951-52 елларда Үзбәкстанда, аннары Чәчкаб сигезьеллык, 1958 елдан кабат Урта Биябашы мәктәбендә укыта. Морзалар урта мәктәбе ачылгач, 1972 - 1975 елларда математика укыта.

    Тормыш иптәше үлгәч, Яшел Үзән шәһәренә кызы янына күчеп китә.

 

 

 

 

 

 

 

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz