Понедельник, 29.04.2024, 10:41
Приветствую Вас Гость | RSS

Персональный сайт учителя географии и ОБЖ Бадрутдинова Р

Меню сайта
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 11
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Cолдат хатлары ни сөйли

Солдат хатлары ни сөйли.

1975 елның 9 мае Советлар Союзы хезмәт ияләренең бөтен халык бәйрәме итеп билгеләп үтеләчәк.

Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы дөньяда социализмны җимерерлек көчләр юклыгына, Марксизм-Ленинизм идеяләренә тугрылыклы, социалистик Ватанга чын күңелдән бирелгән, бөек Ленин партиясе тирәсенә нык тупланган халыкны тез чүктерерлек көчләр бөтен дөньяда да юклыгына һәм булмаячагына барлык кешене ышандырды.

“Совет халкы, - диде КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре Л.И. Брежнев, - сугышның кырыс сынавын намус белән үтте. Дошман тар-мар ителде, тезләндерелде. Безнең гүзәл халкыбыз, батыр халкыбыз, каһарман халкыбыз данга күмелгән Ленин байрагын, Бөек октябрь байрагын планета өстенә югары күтәрде һәм сугыш еллары уты аша җиңүчән төстә алып чыкты”.

Коммунистлар партиясе Совет халкын рухландырды һәм оештыручы булды. Кырыс сугыш елларында Ленин комсомолы, тыныч вакыттагы кебек үк, партиянең сугышчан ярдәмчесе иде.

Бөтен сугыш буена фронт һәм тыл бердәм хәрби лагерь булдылар.

Фронтта арысландай сугышучы Совет солдатлары тылда эшләүче туганнарын фашизмны һичшиксез җиңәчәкләренә ышандырдылар, ә тылда калган туганнары һәм дуслары фронт каһарманнарына корал, кием, азык-төлек белән генә ярдәм итмичә, аларны рухи яктан да җиңүгә рухландырып килделәр. Фронт һәм тылның бу бәйләнеше алар арасында алып барылган язмаларда, беренче чиратта аларның үзара язышкан хатларында күренә.

Безнең Морзалар урта мәктәбендә оештырылган туган якны өйрәнү түгәрәге членнары Бөек Җиңүнең 30 еллыгы якынлашу уңае белән сугыш елында язылган хатларны җыя, тәртипкә китерә һәм өйрәнә. Бу хатлар безгә Бөек Җиңүнең төп чыганакларыннан берсе булган Совет халкының бөек идеяле, Совет Ватанына чиксез турылыклы, Коммунистлар партиясетирәсенә нык тупланган булуын тагын да ачыграк итеп күз алдына китерергә ярдәм итәләр. Бу хатлар арасында әле бүген дә әһәмиятен югалтмаган гыйбрәтле юллар бар.

Менә, мәсәлән, Бөек Җиңүнең 30 еллыгын каршыларга хәзерлек көннәрендә безнең мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена тапшырылган хатларның берсе – Ябалак авылының Сәетов Миңневәли хатлары. Ул үзе 1920 елда туган. I – IV классларны Буа мәктәпләрендә укый, укытучылар курсын үтеп 1938/39 елда Буа районы Аксу мәктәбендә укытучы, 1939/40 елда шул ук районның Казма мәктәбендә директор булып эшли. 1940 ел 12 Октябрьдә үзе теләп Совет Армиясенә китә. Менә аның 1941 ел 14 июньдә язган хаты. Ул үзенең шул елда җидееллык мәктәп тәмамлагач сеңелесенә “Үзең, Зөләйха, кайда укырга җибәрсәләр дә, карышма. Укы. Укуның начары булмас... Тормыш турында син уйлый беләсең инде, 7 еллык белемең бар... Сине өйрәтеп торасы юк. Кеше арасында начар як белән исемең чыкмасын... Картларның “Җиде кат үлчә, бер кат кис” дигән мәкален исеңнән чыгарма. Үзеңне рамкада тот”, - дип язып җибәрә. Безнең бәхетебез өчен фронтта үзенең тормышын корбан иткән летчикның бу сүзләре бүген дә безнең өчен васыять булып яңгырый.

Менә аның 1941 ел 22 июньдә - сугышның беренче көнендә язган икенче хаты. Бу хатында ул: “Мин хәзер хат сирәк салырмын... Хат салмагыз. Үзем хат салмыйча. Юк-барны уйлап ятмагыз... Хәзер тормыш шулай куша... Мин хәзер үзем дә сирәк язармын. Тормыш миңа гына алай түгел, уннарча миллион кешеләргә шулай. Хуш, сау-сәламәт, шат яшәвегезне теләп М. Сәетов дигән һәм 22/VI 41 ел” дип хат язылган датасы язып куелган. Шулай итеп Сәетов Миңневәли абый сугышка кереп киткәндә әти-әнисе һәм туганнары рухын күтәрергә, аларны тынычландырырлык сүзләр табарга сәләтле олы җанлы укытучы булып калды.

Менә икенче бер хат. Бу хат гади дәфтәр кәгазенә укытучының дәфтәр тикшерә торган кызыл карасы белән 1941 ел 9 октябрьда кичке сәгать 5 тә язылган. Анда түбәндәге шигыри юллар бар:

                                         ” Яшьлек бит ул,

                                            Нинди генә кыен,

                                            Нинди генә авыр үтсә дә;

                                            Яшьлегендә кеше шат киееп тә,

                                            Маңгай тирен генә эчсә дә-

Бер кадерле минут була анда,

Бер сагыныр җире табыла.

Җырларымны мең кат җырласам да,

Мин җырлыймын аны тагын да.

                                            Яшьлегендә кеше яши белсен,

                                            Эшли белсен утлар уйнатып.

                                            Сөя  белсен...

                                             Һәм җиңә дә белсен.

                                             Кирәк булса –

                                             Үлә белсен даннар шаулашып! “

Татар халкының атаклы шагыйре Шәйхи Маннур тарафыннан иҗат ителгән, фронтка чыгып китүченең хатына сугыш юлына теләк, көрәш наказы итеп язылган бу шигырь. Һатны алучы күңеленә шул кадәр охшаган ( ә бу шигырь чыннан да теләсә кем өчен дә ошамаслык түгел), ул аны ятлап кына калмаган, талисман кебек комсомол    билеты эчендә йөрткән. Бу шигырь һәм комсомол билеты сугышчының  сул як күкрәк кесәсендә - йөрәк өстендә хәлдә Мәскәү тирәләрен иңләп, Орел, Брянск һәм Смоленск өлкәсендә көрәшеп, Украина һәм Молдовия  республикаларын азат итеп, Румыния, Болгария, Югославия, Венгрия, Австрия илләре халыкларын фашизм коллыгыннан коткару өчен көрәшүдә катнашып Бөек Җиңүдән соң 1945 елда туган якларга әйләнеп кайталар.

Бу хатны алучы һәм үзе белән бөтен сугыш юллары буйлап саклап йөрүче- безнең хөрмәтле укытучыбыз Әсгать абый Галимҗанов. Ә хатның авторы – аның белән V-X классларда 6 ел бергә укыган һәм сугышка кадәр ук Әсгать абый кебек укытучы булып эшлэгэн иптәше – Урта Балтай урта мәктәбе укытучысы Гарипов Абдулла абый. Тик, “Үлә белсен даннар шайлатып”, - дигән сүзләр Абдулла абыйның үзе өчен эпитафия (кабер өстендәге ташта истәлек язуы) булып чыга – ул Бөек Ватан сугышы фронтында батырларча һәлак  була.

Татар халкының сөекле шагырьләреннән икенчесе Салих Баталланың шигыре дә 1944 ел сентябрендә хатка язып җибәрелгән. Ул хат та шулай ук безнең мәктәп музеенда саклана. Менә ул:

Нинди хәлдә син?

Тиздән бер ай була. Синнэн хат юк,

Сугыш чоры – көне елга тиң.

Гашыйк булган төсле сине уйлыйм,

Энекәш! Туган! Нинди хәлдә син?

Һәр көн иртән соңы хәбәрләрне –

Җиңү хәбәрләрен тыңлыйбыз;

Шатланабыз, шундук каннар коеп

Җиңгән туганнарны уйлыйбыз.

“Н” пункты алган “Н” нчы часть–

Ул сезнең частҗ түгел микән, дим,

Җиңү бит ул җиңел генә булмый,

Саумы, туган, нинди хәлдә син?

Көн  кыскара, салкыная бара,

Нурын сибә сентябрь кояшы.

Сәлам хатлар җитештереп очыра

Минем башым – сагыну оясы.

Картлык билгесеме? – мин сабырсыз,

Һәр хатыма җавап көтәм мин.

Башка кешеләрдән хатлар килә,

Ә синнән юк... Нинди хәлдә син?

Менә шулай итеп тылда калган хезмәт батырлары хатлар аша фронтавикларны үзләренең кайнар сүзләре белән җиңүгә рухландырганнар. Мондый җылы эчтәлекле хатларны олылар гына тугел, мәктәп балалары да язганнар. Менә 1943ел 22 ноябрьдә чәчәкләр, кубәләкләр белән бизәп язылган укучы хаты:

«Здравствуй дядя Асгат!

Шлю тебе свой октябрятский привет. Желаю тебе успехов. Я учусь отлично, во втором классе I ую четверть окончился на хорошие отметки. Привет от всех с приветом Риммы. »

Нәни октябрят кулы белән язылган һәм ясалаган гадилек, никадәр җылылык!

Бу кадерле хатны кулга тотып карагач, безнең ил халыкларының олысыннан алып кечесенә кадәр, совет сугышчысына нинди зур хөрмәт, нинди олы ышаныч белән караганын тагын бер кат толсың.

Фашист гаскәрләре безнең илебезгә басып кергәндә совет иленең күп милләтле халыклары үзара тату түгелдер, сугышбашлану белән алар арасында ызгыш башланыр дип өмет иткәннәр иде. Бөек Ватан сугышы күп милләтле СССР халыкларының олы дуслыгына да сынау булды ул. Безнең ил халыклары бу сынауны намус белән үттеләр. Фронтта да, тылда да төрле милләт халыклары янәшә, дусларча, бер-беренә ярдәм итеп җиңү яуладылар. Күп милләт вәкилләренең дуслыгы солдат, сугыш чоры хатларында да чагыла. Менә украина кызының татар егетенә язган хатыннан шул дуслыкны раслаучы бер өзек:

“Вот сейчас, я сиңу дома, пришла с работы. Мама и ребятишки спят, а я раздумаю по тебе, и шлю письмо тебе. На дворе ветер, стужа. Холод и мрак. Я дома, но ты-ты, как переживаешь и где ты есть – в доме, на поле, в окопе, и как эти мысли меня волнуют, как мне хочется, чтобы так само был в теплом, уютном уголке, веселый, бодрый и чтобы всегда сеяла на твоем милом лице нежная полудетская улыбка...

... Как хочеться изменить жизнь, не думать о том, что война и не мучить себя в ожидании письмо от того, кто больше всего тревожит. За этот период времени я не знаю сколько послала Гитлеру проклятий, через него, сволоча, испорчена наша молодая жизнь, прервал учебу, работу и мирную жизнь...

... Я получила от директора училища письмо, чтобы я смогла учиться, но не отпускают... Как хочется учиться, скорее кончилась война, опять пойду учиться. Все таки надо добиться того, что думаешь...

Пиши, кактвое здоровье, пишет ли тебе мамаша ... вообще пиши все, что можно и я буду довольна...

С теплым комсомольским приветом и крепким рукопожанием: Маруся.

2 часа ночи, 15 сентября, 1944 года”.

Мондый җылы эчтәлекле хатларны укыгач, салкын окопларда сугышучы солдатның да, һөҗүм алдыннан җил-буран астында, бозланып каткан кар өстендә ятучы солдатның да күңел түрендә кайнар очкыннар кабынмый калмагандыр. Җиңүне тизрәк якынайту өчен ул тагын да ярсыбрак сугышкандыр, әлбәттә. Җиңү яулап алуда совет сугышчыларының шәхси батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте белән бергә, фронт белән тылның бердәм хәрби лагерҗ булуы һәм алар арасында өзелмәс элемтәне ныгытуда менә шундый тирән мәгънәле, җылы эчтәлекле, көрәшкә дәртләндерүче, батырлыкка эндәүче, җиңү көнендә исәнлек белән күрешергә өметләндереп язган солдат хатлары да зур өлеш керттеләр, әлбәттә.

Үз күзе б/н фашист илбасарларының ерткычлыкларын күргән совет сугышчысының хатлары да игътибарга лаеклы. Андый хатлар безне Ватаныбызны тагын да ныграк яратырга, тынычлык өчен көрәшергә чакыралар, тынычлык дошманнарына гаепләү акты булып яңгырыйлар. Менә шундыйларның берсе – полк санитар часте старшинасы Садриев Сәхипгәрәйнең 1943 ел 24 июнендә әти-әнисе, хатыны Хәттисә, кызлары Тәнзилә белән Тәскирәгә язган хаты: “Үзегезгә мәгълүм, немец кабәхәтләреннән освободить иткән районнарда җимерелгән шәһәр, яндырылган авыллардан башка бернәрсә дә калдырмыйча, барын да талап бетергәннәр, әгәр дә немец эшләреннән освободить ителгән район, авыл, шәһәрләрне күрсәң, действительно монда нинди дә булса зверь булган диярсең. Шунда мирный вакытта матур шәһәрләр, авыллар, районнар, завод-фабрикалардан ишелеп, яндырылып кыры стенасы гына или ишелгән ташлары гына калганын күрсәгез, башыгыздан акыл чыгар иде. Менә без аларның барын да күрәбез… Балалар үсә торганнардыр инде… Үзләрен бик сагынам, бер дә күз алдымнан китмиләр, күреп сөясем килә…

Садриев Сәхипгәрәй”.

Солдат хатларыннан тыш безнең мәктәп музеенда сугышчыларның кайбер көндәлекләре дә бар. Аларны сугышчылар әллә нигә бер туры килә торган буш араларында винтовка-автомат прикладларына куеп язганнар. Күп көннәр дә атналар буе язырга вакытлары да булмаган, буш битләре дә күп, яки 1-2 атнаныкын кушып язганнар.

Шундый көндәлекләрдән 1941 ел – сугыш башлангач ук армиягә алынуы көннәрендә язылганнары да, 1944 елда безнең армиянең ашкынып һөҗүм иткән көннәрендә язылганнары да, 1945 елда җиңү тантанасы көннәрендә язылганнары да бар. Алар арасында бигрәк тә 1944 елда бер разведка вакытында кулга төшерелгән һәм немецча тутырылган махсус көндәлек дәфтәренә язылганнарында гыйбрәтле юллар бар.

Менә аларның кайберләре:

1944 ел февраль.

Төнлә беренче тапкыр Красный Подка җеп (элемтә линиясе дип аңларга кирәк) бирдек. Төн бик суык һәм караңгы иде. Төн буе хәрәкәттә булуга карамастан, сугыш чорында сул аягымны икенче кат өшеттем, беренче тапкыр 1941 ел декабрендә

Бу көннәрдә Апостоловада булуымны гына беләм. Шпал җимергеч кенә күрдем (ул якорь кебек булып, аны 2 паровоз тарта, арттагы шпаллар урталай сынып кала).

Кичкә таба К. Подка җеп очы бирдек. Томан. Караңгы. Баш тыгарга урын юк. Сарайда 2 сыер, бозау, дуңгыз һәм тавык белән күгәрченнәр дә без. Утырырга (ашап алырга) сарайда, ә йокларга базда.

10 март.

Днепропетровск өлкәсе широкое районы Рудники поселогы (Ингулец елгасы буенда).

Немецлар атып үтергән еврейлар күмелгән кабердә туфракның берничә көн селкенгәнен сөйли халык.

14 март.

Төнлә йокларга туры килмәде. Ярар, өйгә кайткач (әгәр дә туры килсә) барысы өчен дә бер йоклармын.

24 март.

Субботин (азык китерүче) бүген дә юк. Бүген 4 нче көн азыксыз.

30 март.

Без армиядән китәбез. Хуш сигезенсе Гвардия Армиясе.

31 март.

Ново-Гомельский янында салам эскертендә кундык. Ә кичен Шлеповаяда. Шулай итеп 170 км юл үттек. Аяклар авыртса да, бозылмаган. Яшәсен ботинка!

1 май.

Одесса өлкәсе Доманивский районы Майоровка хутарында кундык. Бүген май бәйрәменә гомерем дә беренче тапкыр мамалыйга ошадым ( кукуруз боткаен ) 8 июнь көне язмасы.

6/vi дә союзниклар Франция җиренә десант уырта башлаганнар. Бик зур шатлык. Бу хәбәрне 2 ел көттек 20 август.

Бүген армейский разветчикларга элемтә бирдек. Алгы крайда йөрибез. Баш күтәрегә мөмкин түгел. Антоновның башын яралады.

2 сентябрь.

Румыния дә булырга туры килер дип кем уйлаган.

8 сентябрь.

 Румыниядә соңгы пункт Биаса. Бүген Болгария җиренә кербем.

9 сентярь.

Халык бик шатланып каршы ала. Болгарлар, төрекләр һәм татарлар бар.

Ләкин ул татарлар телен аңлап булмый ( Кирым татарлары икән ).

7 октябрь.

Югославия  границасы үттек. Гранитца да Тамон елгасы аша ъттек.

 Һаман таулар һәм таулар.

Дөрестән дә, партизаннар яшеренегә урын җитәрлек.

15 октябрь.

Берничә җеп бирдек.Бер елгада “коенырга” туры килде.(Тау өстендәге боздан агып чыккан суның салкынлыгы әле дә онытылмый).

20 октябрь

Бүген Югославиянең баш шәһәрен азат иттек.Һ.б. язмалар.

Бу дневникларны шулай ук безнең тарих укытучыбыз Әсгать абый Галимҗанов алып барган.

Ул безгә тагын шуны да сөйләде. Фронтта 3 нче кат яралангач, госпиталгә кереп тормый, бары бәйләнеп кенә кайта.Шунда аптекада эшләүче Октябриня (ул мондый исем-нән оялып үзен Женя дип йөртә) Рожкова исемле кыз белән дуслаша.Дневник эчендә шул кыз кулы белән язылган адрес бар. (Полевая почта 53521. Роии Григорьевной.), кыз турында язмалар  да бар.(Туган елы 1924, белеме-10 класс).

1970 елның январендә В.И.Ленин тууының 100 еллыгыны багышлап Ленинградта-Смолный бинасында укытучыларның фәнни конференциясе үткәрелә.Анда Татарстаннан 5 кешелек делигация составында безнең укытучыбыз да катнаша һәм доклад сөйли.

Чыгышларның берсен укытучыбызның фронттагы дусты Октябриня да ясый.25 елдан соң шундый җыелышта элекке 2 фронтовик,хәзерге 2 укытучы очрашалар һәм үзләренең сугыш елларын,яшлекләрен искә тңшереп сөйләшеп утыралар.

Мондый хатлар һаман табыла торалар.Без аларны җиябыз,кадерләп музейның Бөек Ватан сугышы бүлегенә урнаштырабыз.Бу бүлектә хатлардан башка да кадерле реликвияләр бар. Алар арасыннан укытучыбыз Таһир абый Гарипов документлары аеруча безгә кадерле.Менә аның комсомол билеты. Ленинград төбендә сугышканда ул каты яралана,аның комсомол билетын осколка тишеп чыга.”Ленинград оборонасы өчен” медале таныклыгы да шул язмышка дучар була.Аларга хөрмәтле Таһир абыебызның кайнар каны сеңгән,ул кан таплары аерым-ачык күренә. 1944 елда аның күкрәгенә кергән осколкасын әле 1971 елда гына алганнар.Ул осколка да махсус флаконда-музеебызда саклана. Таһир абый 1943 елда сугышта чагында алган мактау грамотасын да, сугыш чоры турында язылган бик күп язмышларында музейга тапшырды. Без аларны өйрәнәбез, әле күптән тугел мәктәп комсомоллары җыелышында осколка тишкәләгән комсомол билетын хөрмәт белән крап, үзебезнең комсомол билетына, комсомол исеменә тап төшермәскә, бу исемне намус белән йөртергә дип зур сөйләшү булды.

Бөек Ватан сугышына бәйле, башка материалларны туплау өстендәдә эш алып барабыз. Ватан сугышы Ветераннарының тулы исемлеген булдырдык. Мәсәлән, бер ябалак авылыннан гына 142 кеше Бөек Ватан сугышына китә һәлак була. Буген авылда бары 19 ветеран яши. Бу ветераннар белән без мәктәптә очрашулар үткәрәбез, аларның сөйләгәннәрен магнитофонга яздырабыз. Күптән тугел, Совет армиясе көне алдыннан Ленин һәм Кызыл йолдыз орденнары кавалеры Гәрәев Газиз һәм “Сугышчан хезмәтләр өчен” һ.б. медальләр белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйхов Җиһаншө агалар белән очрашу үткәрдек. Алар безгә фронттагы батырлыклары, тылдагы аыр хезмәтләре турында онытылмаслык итеп сөйләделәр. Үзләренең илебездә социомум төзүгә керткән өлешләрен аңлаттылар. Безне коммунизм төзү һәм бу гүзәл җәмгыятьне төзүөчентырышып укырга, шул җәмгыятьнең лаеклы членнары булыргачакыралар. Без аларга революцион һәм сугыш җырларыннан төзелгән концерт программабызны күрсәттек, үзебез төзегән оркестрда уйнадык. Очрашу бик куңелле һәм мәңге онытылмаслык булып үтте. Һәр фронтовик турында махсус рефератлар язабыз, альбомнар төзибез. Мшктәптә “Сугышчан дан залы” җиһазландырыла башлады. Ул җиңүнең 30 еллыгына ачылачак. Шулай ук барлык сугыш ветеранарының капкаларынаал йолдызлар кадакланачак.

Авыл уртасында кызыл йолдызлы һәйкәл бар. Изге җиребезне мәкерле дошманнан чистартканда ятып калган батырлархөрмәтенә куелган ул. Кешеләр аның янында тын торалар. Без аны чәчәкләрбелән бизибез. Иминнәр үлгәннәрне шулай искә алалар.

Үлгәннәр...

Бу сүзләрне әйтергә ничектер тел әйләнми. Батырлар үлмиләр, аларның исеме халык күңелендә мәңге яши. Аларның хыялы-теләкләрен уллары оныклары тормышка ашырга, эшләрен бу – яшь буын дәвам итәбез.

23 февраль 1975 ел.

Доклад 1975 ел 24 апрельдә район конференциясендә тыңланды һәм ВЛКСМ ның Апас районы комитеты мактау грамотасы белән бүләкләнде.

      

  
         

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz