Меню сайта
Наш опрос
Статистика
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
Габдулла ХарисГабдулла Харис Укытучы һәм шагыйрь Габдулла Харис (1893-1931). Мулла гаиләсендә туган. Авыл һәм Казан мәдрәсәләрендә укыган. Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Сугыштан кайткач укытучы булып эшли. 1910 елда яза башлый. Габдулла Тукай белән "Аң” журналында эшли, якыннан таныш булалар, бөек шагыйрь үлгәч "Тукай рухына” дигән шигырен яза. Үз шигырьләрен "Йолдыз” газетасында, "Ак юл”, "Сөембикә” журналларында бастыра. Әсәрләре "Күңел көзгесе” дигән җыентыгында тупланган. "Өрәк” исемле поэмасы билгеле, "Яшьлек” поэмасын тәмамлый алмый. http://kitap.net.ru/haris.php
Яз
Күк кояшы назлы кыздай ачты пәрдәсен көлеп, Моң, караңгы җир йөзе гакес итте (1) нурлар бөркелеп. Мыскыл итеп кыш көнен, нуры белән үпте кояш, Кыш бабай да ак сакалыннан хисапсыз түкте яшь. Шул кояш нуры белән һәм төште шатлык шәүләсе, Яз көне — бар күрнеше берлән матурлык гәүдәсе. Чыт-чыт итеп һәр биек җирдән тамып, күп тамчылар Җирне каплаган калын кар катлавын гел яньчиләр. Тау кырые һәм биек ярлар, ачып киң түшләрен, Күрсәтәләр дөньяга армас кояшның эшләрен. Җир йөзе бер чишмә булды, ялтырап ага сулар, Шул сулар, бергә җыелгач, киң болыннарны сулар. Бер болыт юк, күк йөзе ул нинди матур, чалт аяз, Ул аяз булмый хәле юк, инде хәзер чакта яз. Кайта көз киткән матур кошлар тагын һәркөн бераз, Иртә берлән сайрый алар моң авазлар, наз-нияз. Әй күңел, син җырла, тәрсим ит табигать ләүхәсен (2)! Син, каләм, һәм бу күңелдә кайнаган тасвирны яз! 1 Гакес итте — чагылдырды, кире кайтарды. 2 Тәрсим ит табигать ләүхәсен — рәсемләп бир табигать күренешенә Габдулла Харис шигырләре белән таныша аласыз:http://kitap.net.ru/haris.php |
Поиск
Календарь
Архив записей
Друзья сайта
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||